news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гүзәлия Хөснетдинова белән «ЧП» – ИлГәрәй концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан

news_top
«Гүзәлия Хөснетдинова белән «ЧП» – ИлГәрәй концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан

Җырчының бер чыгышы вакытында көтелмәгән хәл булган, ягъни, төгәлрәк итеп әйткәндә, биюче кыз (булса кирәк) тамашачы каршында егылган.

Халык алкышлаган мәлдә, «проигрыш» вакытында ипләп кенә, аякларын өскә кадәр сузып, барып төшкән ул. Бу мизгел видеога да эләккән. Башта халык «а-а-аһ» иткән, аннары рәхәтләнеп көлә башлаганнар.

«Кичә Гүзәлия Хөснетдинова белән «ЧП» булды. Ярый әле ул бар кәефне күтәрергә», – дип шәрехләгән җырчы үзе бу хәлне социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм шул видеоны урнаштырган.

Бу тамашага карап, ИлГәрәйнең виртуаль дуслары да смайликлар ярдәмендә рәхәтләнеп көлгән.

Видео: ИлГәрәйнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар