Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия: «Туган көн иртәсе бигрәк маҗаралы башланды...»

news_top_970_100
Гүзәлия: «Туган көн иртәсе бигрәк маҗаралы башланды...»
"Татар-информ" архивы

Кичә композитор, продюсер, автор-башкаручы Гүзәлиянең гомер бәйрәме булган.

«Туган көн иртәсе бигрәк маҗаралы башланды. Сабантуйларда аякларымны черкиләр талап бетерде (кычытуына чыдарлык түгел бит аның, үзегез беләсез инде). Әле җитмәсә тагын самолёттан чыкканда аягымны каердым. Кеше төсле генә ашыкмыйча чыгып булмагандыр инде аны, дип аты-юлы белән...

Инде шуның белән бу маҗара тәмамдыр дисәм, башы гына булган икән. Кайткач, тәмләп аш ашарга гына утырган идем – тамагымны пешердем. Авызыңны чамалап ачмау галәмәте монысы. «Чудо» дими, кем дисең инде миңа, я?!

Ярар, зарланмыйбыз! Баш исән булсын да, җан бөркетнеке күк булсын! Туган көн белән мине», – дип язган Гүзәлия телеграм каналында.

Виртуаль дуслары аны тәбрикләгәннәр, изге теләкләрен ирештергәннәр. Киләчәктә дә матур-матур җырлар көтеп калабыз, дигәннәр.

Без дә аларга кушылабыз. Гүзәлиянең иҗат чишмәсе саекмасын, яңадан-яңа җырлары белән тамашачысын гел куандырып яшәсен. Тормышы бары күңелле маҗараларга гына бай булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100