Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия: «Ни пычагыма ул миңа хәзер... Аның 4 баласы бар...»

news_top_970_100
Гүзәлия: «Ни пычагыма ул миңа хәзер... Аның 4 баласы бар...»
Рамил Гали

Композитор, җырчы Гүзәлиянең чираттагы яңа җыры чыккан. Җырның исеме «Тик яшь булып яшә күңелемдә» дип атала.

Әлеге иҗат җимеше өлкән буын кешеләре өчен бик якын, тансыктыр, мөгаен. Чөнки салмак җыр үткәннәр, яшьлектәге беренче мәхәббәт турында.

«Бу җыр бик күп еллар элек язылды. Ләкин, нәкъ менә хәзер генә мәгънәсен аңлап җырлый башладым... бугай.

Яшьлектә сөйгән яр турында бу җыр. Ни пычагыма ул миңа, яшьлектә сөйгән яр, күңелдә генә калсын. Аның хәзер күзе күрми, колагы ишетми, 4 баласы...

Сүз уңаеннан, бик тиздән, Аллаһ боерса, бу җырның клибын да күрә аласыз!

Тыңлаганнан соң нинди уйлар килде сезгә, язырсыз әле!» – дип, уенын-чынын бергә кушкан автор-башкаручы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Яшьлеккә кайттым. Барысы да әле кичә генә булды кебек. Бу җырны мин бик көттем. Чөнки ул җыр минем күңел халәтемә туры килә», – дип, комментарий калдырган берәү.

«Гүзәлия, сезнең юмор хисе көчле икән», «Үтерәсең көлдереп, язсаң, язып куясың инде син. Ә җыр шуның кадәр мату-у-ур», – дип язучылар да булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100