Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия: «Минем яңалыклар бар бит әле...»

news_top_970_100
Гүзәлия: «Минем яңалыклар бар бит әле...»
"Татар-информ" архивы

«Минем яңалыклар бар бит әле...» – дип хәбәр салган автор-башкаручы Гүзәлия үзенең телеграм каналында. Начар яңалык түгелме икән дип борчылырга кирәкми. Гүзәлия үзенең яраткан тамашачысын дуэт-җырлар белән сөендерергә җыена, шул яңалыгы белән уртаклашуы икән. Ләкин дуэтларның кемнәр белән булачагын җырчы сер итеп калдырган. 

«Мин инде дуэтлар буенча дөнья чемпионы бугай. Булды, бүтән дуэт булмый дип күпме генә әйтсәм дә, каяндыр алар килә дә чыга, килә дә чыга...

Хәзерге вакытта ике дуэт-җыр әзерләнә… Бу җырчылар белән элек бер дә җырлаганым булмады. Икесе дә ир-егетләр», – дип язган автор-башкаручы социаль челтәрдә. 

Гүзәлиянең каналын укып баручылар Әнвәр Нургалиев белән дуэт күрәселәре килүе хакында язып калдырганнар. 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100