news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия: «Мине берничә сорау борчый...»

news_top
Гүзәлия: «Мине берничә сорау борчый...»
Фото: Гүзәлия сәхифәсеннән

Автор-башкаручы Гүзәлия үзенең сәхифәсенә яшь чакта җырлаган видеосын куйган. Җырчы Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Көтмә син» җырын башкара.

«Мине берничә сорау борчый бу видеоны караганнан соң.

Ник мин бу җырны үз репертуарыма алганмын?

Нигә мин шулкадәр җитди?

Миңа ничә яшь?» – дип сораган ул язылучыларыннан.

«Бу – дебют иде. Классика. Дулкынланганыгыз күренә. Бик җаваплы чыгыш булгандыр, күрәсең. Ул чорда җитдирәк булган саен яхшырак иде. Ата-ана тәрбиясе. Сезгә 20 яшь», – дип фаразлаган бер язылучысы.

«Сезгә бу видеода 17 яшь. Сагышлы беренче мәхәббәт кичергән чагыгыз. Совет чорында бөтен кеше дә җитди иде. Тыйнак киенгән моңлы кошчык», – дип язган икенчесе.

«Ә минем сорауларым юк. Сез талантлы, шул гына»; «Матуркай, талантлы бит син! Гаҗәпләнәм, син теләсә кайсы җырны югары дәрәҗәдә башкара аласың һәм күңел кылларын кузгатасың»; «Кумирың булганга, Салават җырын башкаргансың», – дигән комментарийлар да калдырганнар Гүзәлиянең дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар