Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия: «Мин үзгәрәм, бөтенләй башка җырлар тудырам»

news_top_970_100
Гүзәлия: «Мин үзгәрәм, бөтенләй башка җырлар тудырам»
Гүзәлиянең шәхси аккаунтыннан

Продюсер, композитор, автор-башкаручы Гүзәлия үзенең үзгәрүен һәм бу үзгәреш иҗатында да нык чагылуын социаль челтәрдә бәян иткән.

Бу үзгәреш белән Гүзәлия үзе канәгать. Бактың исә, кешегә уңай якка үзгәрер өчен әллә нәрсә дә кирәкми икән. Бары күбрәк җәяү йөрергә һәм рухи яктан көчле шәхесләр белән позитив очрашуларда ешрак булырга гына...

«Мин үзгәрдем... Бу үзгәрешләр мине куандыра. Төгәл план белән яшәмәсәм дә, юнәлешемне алдан сайлап алып яшәүче кешеләр рәтеннән мин. Интуициям көчле икәнен дә беләм, сынатмый!

Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәннәр бит. Хәрәкәттә – акча, дия башладым мин. Әйе, күпме хәрәкәт, шул хәтле үзгәреш, инсайтлар, керемнәр... Җәяү күбрәк йөри башлаганнан соң җырларым да үзгәрде, аларның саны да, сыйфаты да. Иң куандырганы да шул! Күп кенә чишелмәгән нәрсәләр чишелә, сорауларга җавап табыла... Рәхмәт Гөлназ Сираевага (җырчы – авт.) һәм аның «Баланс» клубына. Монда сезнең өлеш тә зур. Әлеге клубта берсеннән-берсе акыллы, рухи яктан чын мәгънәсендә үсәргә теләүче шәхесләр дияр идем. Мин сокланам сезгә, кызлар! Сезнең белән булган һәрбер очрашудан соң илһамланып, бөтенләй башка җырлар тудырам. Бу бик шәп очрашулар!» – дип үзгәрүенең сәбәпләренә ачыклык керткән Гүзәлия.

«Тфү-тфү, күз тимәсен, бик матурсың!»,  «Көчле, горур, акыллы хатын-кыз сез!», «Чибәркәй, апаем! Миңа да шулай үзгәрергә кирәк бит», – дип сокланганнар аңа язылучылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100