Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия: «Күңелемдә әшәкелек юк»

news_top_970_100
Гүзәлия: «Күңелемдә әшәкелек юк»
Салават Камалетдинов

Автор-башкаручы Гүзәлия, күпме генә тырышса да, үзенең кайбер кешеләр белән аралашырга өйрәнә алмавы турында социаль челтәрләрдә язган. 

«Минем яшем бар, сер түгел… Эшем буенча бик күп кеше белән аралашырга туры килә. Тәҗрибәм дә бар.  Ләкин кайбер кешеләр белән аралашырга өйрәнә алмадым… Аңларга да тырышып карыйм, аңлап бетерерлек түгел… Ничек бар шулай кабул итәм дә, үземә зыяны килә… Шундый оста манипуляторлар бар арада, «актерлар», алары гел образда. Якын тирәдәге кешеләре дә белми аларның чын йөзләрен… Күз алдыгызга китерегез,  гомер буе роль уйнап яшәү. Бөтен нәрсәне, бөтен кешеләрне  контрольда тотарга нинди баш кирәк ....Тоталь контроль… Манипуляция...

Мин үзем ялагайлана белмим, нәрсә уйлыйм – шуны сөйлим, яки дәшмим генә... Дөрес, бераз йомшаграк та булырга кирәктер ул. Әмма күңелдә әшәкелек юк минем, Аллаһка шөкер. Әбием: «Татлы телле, сүселдәп сөйләшүчеләрдән куркырга кирәк, акырып йөргән кеше зыянсыз була», - дия  иде… Менә шул хәтле дөрес бит. Сезнең тирәгездә шундый кешеләр бармы? – дип сораган ул. 

“Мин үзем шундый, Гүзәлия ханым. Дөбер-шатыр кычкырам да, турысын әйтеп куям. Беләм, күбесенә ошамый. Төче телле дә була белмәдем. Дөреслек өчен кемне дә булса якларга дисәң, миңа куш”;

“Бүгенге вакыйгалар фонында андый кешеләр тагын да күбәя”, - дигән җаваплар калдырганнар аңа. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100