news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нинди бәхет» – Гүзәлия көтелмәгән дуэт тәкъдим итте

news_top
«Нинди бәхет» – Гүзәлия көтелмәгән дуэт тәкъдим итте
социаль челтәрләр

Автор-башкаручы Гүзәлия көтелмәгән дуэт тәкъдим итте. Ул алып баручы, режиссер Марсель Мәхмүтов белән «Нинди бәхет» дигән җыр яздырган. Җырның көен Гүзәлия Зәлифә Шәймәхәммәтова сүзләренә үзе иҗат иткән.

Гүзәлия белән Марсельнең язылучылары, әлеге җыр хитка әвереләчәк һәм тиздән бөтен татар туйларында яңгыраячак, дигән фикердә.

«Чыннан да көтелмәгән, тик бик матур дуэт»;

«Бик матур! Нинди саунд! Искиткеч эш»;

«Бомба җыр» булган бу. Гүзәлия, һәрвакыттагыча, үзенең хитлары белән куандыра! Бик зур рәхмәт, матур җыр»;

«Акылсыз матур җыр! Премьера белән котлыйм чын күңелдән»;

«Тиздән барлык туйларда шушы җырны гына тыңлап утырачакбыз», – дигән комментарийлар белән мактаганнар алар яңа дуэтны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар