Автор-башкаручы, талантлы композитор Гүзәлия үзенең «Балам-багалмам» дигән җырының демо-версиясен социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырган. «Бу җырым буенча миңа бик күп яздыгыз. Рауза Хафизова сүзләренә иҗат ителгән «Балам-багалмам» жыры. Эшләнеп бетмәгән җырларны мин күрсәтми идем. Бүгенге көннән аларны куеп барырга булдым... Ә тиздән бу җырны бик талантлы, чибәр җырчы башкаруында ишетерсез», – ди ул.
Әлеге җыр Гүзәлиянең бик тә тирән шәхси кичерешләре аша иҗат ителгән җыр. Артист социаль челтәрдәге дусларына бу хакта да ачылып сөйләгән.
«Бу җыр – минем беркайчан да чынга ашмас хыялым турында. Һәм, бәлки, шуңа күрә дә анда шулкадәр күп мәхәббәт бардыр… Кайчак йөрәктә шулкадәр зур мәхәббәт була, әмма аны бирер кешең булмый. Ул мәхәббәт эчтә кала – тын гына, назлы гына, мәңгелек булып. Ә бер көнне ул көйгә, сүзләргә әверелә. Мин үзем дә аңламыйм: беркайчан да кочагыма ала алмаячак кешемне ничек шулай ярата алам икән? Бәлки, йөрәк булмаган нәрсәне дә ярата беләдер… Булмаган очрашуны да сагына беләдер… Бүген мин шул мәхәббәткә тавыш бирдем.
Бу җыр – минем хыялым турында. Минем йөрәк ярам турында. Мин күпме көткән, әмма беркайчан да очрата алмаячак кечкенә кешем турында… Мин сине күпме көттем… Һәм, бәлки, гомерем буе сине – беркайчан да очрата алмаячак баламны – йөрәгемнең бер почмагында сагынып яшәрмен, – дип, үзенең эчке кичерешләре белән уртаклашкан ул.