Автор-башкаручы Гүзәлия һәм җырчы Артур Минһаҗев («Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты) шушы көннәрдә яңа җыр тәкъдим иткәннәр иде. «Диңгез» дип аталган әлеге җырның сүзләрен – Эльвира Әхмәтова, көен Гүзәлия үзе иҗат иткән. Яңа дуэтны күпләр яратырга да өлгерде. Җырның тамашачы игътибарына чыгу тарихы исә гади генә түгел, ә каршылыклар аша булган икән. Бу хакта Гүзәлия социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.
«Кызык булды бу җыр тарихы... Мин, моны язгач, бер җырчыга бирермен диеп тордым, тик кире уйладым, сәбәбе юк түгел...
Аннары үзем яздыргач та киштәгә куйдым, ошамады ул миңа, нәрсәдер җитеп бетми кебек иде.
Ярты елдан соң бу җырны Артур белән яздырырга булдым. Тик җырны чыгарган көнне мине «теневой бан»га (социаль челтәрләрдәге махсус чик, аудиторияне кыскарту җайланмасы, диик – авт.) ташладылар. Ләкин... Безне туктатып та, куркытып та булмый. «Контакт» бар безнең, Аллага шөкер! Ике көн эчендә 130 мең кеше тыңлады җырыбызны! Аллага шөкер», – дип, шатлыгы белән уртаклашкан композитор, автор-башкаручы.
«Сезнең барлык җырларыгызны да яратам», «Уңышлы җыр булсын», «Шәп дуэт», – дип, комментарийлар калдырганнар Гүзәлиянең виртуаль дуслары.
«Һәр язган җырыңны үзең башкарсаң, башкача яңгырый кебек!» – дип, Гүзәлия үзе иҗат иткән җырларны үзенә башкарырга тәкъдим итүче дә булган.
Фото: Гүзәлиянең социаль челтәрдәге аккаунтыннан