Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен ирләр дә болай булдыра алмый»: Гүзәлем белән Салаваттан кызык видео

news_top_970_100
«Бөтен ирләр дә болай булдыра алмый»: Гүзәлем белән Салаваттан кызык видео
"Татар-информ" архивы

Гүзәлем белән Салават Миңнеханов Мальдив утравында ир белән хатынның ничек ял итүе турында кызык видео төшергән.

«Хатыннары белән ял иткән ирләргә тагын бер ял кирәк. Килешәсезме?» – дип язган Гүзәлем социаль челтәрдәге видео астына.

Видеода күренгәнчә, Гүзәлем хисләнеп океан буенда, пальмалар арасында йөри, гамакта ята һәм аның һәр хәрәкәтен Салават фото-видеога төшереп барырга тиеш була. Ә Салават, күпчелек ирләрдән аермалы буларак, бер сукранусыз, төрле кыяфәткә кереп төшерә. 

Ә Гүзәлемгә ярау җиңел түгел. Ул кадрларны карап чыга һәм ошатмавына ишарә ясый, кабат төшерергә куша.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары да «ә бит бу нәкъ шулай» дип килешкән.

Ә күпләр Гүзәлем иң яхшы ир эләгүенә көнләшеп куйганнар. «Бөтен ирләр дә шулай йөгерсен иде», «Бөтен ирләр дә болай булдыра алмый», «Иремә күрсәтәм, алайса, ул үзен генә шулай бәхетсез дип уйлый», «Гүзәлемгә бәхет елмайган, минеке алай маташмый», «Ялда хәлдән тайган Салават», – дип комментарийлар калдырган алар.

«Кече һәм зур театрлар актерлары», «Көлдереп үтерәсез», «Чудо-юдолар. Сезнең белән күңелсезләнеп булмый», «Иң мөһиме: Салават абый фотога төшерергә каршы түгел», «Сез шундый «текә» гаилә. Сездән позитив кына килә», – дип тә соклану белдергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100