Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем туачак баласының җенесен хәбәр итте

news_top_970_100
Гүзәлем туачак баласының җенесен хәбәр итте
Фото: Гүзәлемнең Телеграм-каналыннан

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең икенче сабыйларын көтүләре турында язган идек. Бүген Гүзәлем озак саклаган серен чиште. Алар 21 июльдә үк гендер-пати үткәргән булган.

Видеоларда күренгәнчә, иҗади гаиләнең гендер-пати бәйрәменә иң якыннары җыйналган. Күпчелек малай өчен тавыш бирә, чөнки Гүзәлем белән Салаватның Мәдинә исемле кызлары бар инде.

Салават Миңнехановның күптәнге хыялы чынга ашкан. Матур гаилә малай, Мәдинәгә энекәш көтә. «Ышанып булмый. Аллаһ бик зурлады безне», – дип хәбәр итә бу хакта Гүзәлем.

«Мәдинәгә иптәш алып кайтырга ният бар. Кичә әтисе яңа уенчык алган – коляска, анда ике малай. Шуларга исем куштылар», – дип сөйләгән иде Гүзәлем былтыр «ТНВ» телеканалына кунакка килгәч.

«Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип, төне буе уйнап» йоклыйбыз инде», – диде Салават ул вакытта.

«Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – дигән иде Гүзәлем.

Туачак сабый Габдулламы, әллә Ибраһим булырмы? Көтәбез!

Сүз уңаеннан, Гүзәлемнең килендәше, ягъни Салаватның энесенең гаиләсендә дә өч кыздан соң малай туачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100