news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гүзәлем сөенер дип уйламыйм» - Салават Миңнеханов чебешләр алырга кызыга

news_top
«Гүзәлем сөенер дип уйламыйм» - Салават Миңнеханов чебешләр алырга кызыга

Салават Миңнеханов коллегасы алган тавык чебешләренә кызыккан. Ул чебиләрне видеога төшергән.

«Әллә үзебезгә дә алырга инде? Тавык була, йомырка була», – ди җырчы.

«Әлбәттә, алырга! Ике ел үстердек инде. Үзеңнеке тәмлерәк, чистарак», – дип язган үрдәк-чебеш үстерүче тамада Чулпан Гарипова.

«Юк! Җәфа була!» – дип кырт кискән берәү.

«Гүзәлем сөенер дип уйламыйм», «Мәдинә сөенер иде», «Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә», «Кәҗә яхшырак булыр», – дип язучылар да бар.

«Алар өчен дә сарай саласыгыз була», «Алыгыз, ал. Төзелеп килә торган мунчагызда яшәү урыны бирерсез. Хуш ис, яшь бала караган кебек карау… Ә иң мөһиме – Мәдинәгә зур шатлык булачак, иртән уяну белән чебиләр янына ашыгачак», – дип киңәш тә бирергә ашыкканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар