news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем язылучыларыннан киңәш сорый...

news_top
Гүзәлем язылучыларыннан киңәш сорый...
Рамил Гали

Җырчы, күп төрле проектлар алып барган, үз кибетләр челтәрен булдырган Гүзәлем изге Рамазан аенда нәшидләр җырлап, альбом яздырырга җыенуы турында хәбәр иткән.

«Матур нәшидләрдән торган альбом яздырырга теләк бар. Шуларның берсе – «Берәү генә». Гүзәлия көе, А.Минһаҗев сүзләре. Комментарийлар көтәм. Чыгарыйммы?» – дип киңәш сораган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Әлбәттә. Сез – үз эшегезнең остасы»;

«Бик матур. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен, башланган чорда куәт бирсен»;

«Иншаллаһ, искиткеч, яздырыгыз»;

«Сөбеханалла, күзләр тимәсен», – дип хуплаганнар аның бу ниятен виртуаль дуслары.

Нәшиднең эчтәлегенә ишарәләп, берәү: «Коръәндә «Ходай» сүзе юк, ул сүзне әйтеп җырламагыз. Аллаһны алай дип әйтү дөрес түгел», – дип шелтә белдергән.

Моңа җавап итеп, нәшиднең авторы Гүзәлия: «Бу – дога түгел, ә нәшид. Сөйләгәндә, җырлаганда «Ходай» дияргә ярый, догалар укыганда – ярамый. Моның турында бөтен җирдә язылган. Бик күп белгечләр, дин әһелләре белән киңәшләшеп язабыз мондый җырларны», – дип ачыклык керткән.

Видео: Гүзәлемнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар