Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеген күргән

news_top_970_100
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем  Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеген күргән
Салават Камалетдинов

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Рамазаен аеның соңгы атнасын Истанбулда үткәрә. Иҗади гаилә социаль челтәрдә ялларыннан матур фотолар белән бүлешә.

Алар, уйламаганда гына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакланып калган сакал һәм чәч бөртекләрен күрү бәхетенә ирешкән.

«Сөбханалла! Мондый бәхет һәркемгә дә бирелми. Без Салават белән Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сакланып калган сакал һәм чәч бөртекләрен күрдек. Без яшәгән кунакханә янындагы мәчеттә, тәравих намазыннан соң булды бу хәл, каушап калдык хәтта... Аннары җәмәгать белән тәсбих намазын укыдык», – дип язган Гүзәлем.

Видеода күренгәнчә, дин әһеле әллә ничә кат төргәкне сүтеп, сакал бөртеге салынган пыяла савытны ала. Мәчеткә килүчеләр ул савытка маңгаен һәм иренен тидерә. Бу хәл Гүзәлемнең язылучыларында сорау тудырган.

«Комментарийларны укыйм. Бернинди әйбергә дә табыну булырга тиеш түгел. Бу – бары тик Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм Аллаһка хөрмәт һәм мәхәббәт кенә белдерү», – дип язган җырчы.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеге гел шул мәчеттә сакланамы, дип кызыксынучыга «Рамазан аенда алып киләләр дип әйттеләр» дип җавап язганнар.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 апрель 2023
    Исемсез
    ник татар жырчылары фронттан качып йорий микэн, рэхэт куреп
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100