Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар: «Тәслия әбине таныйсыздыр...»

news_top_970_100
Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар: «Тәслия әбине таныйсыздыр...»
Фото: Гүзәлемнең Телеграм каналыннан

Җырчы гаилә үзләренең күп кенә клипларының төп героинясы булган Тәслия әбигә кунакка кайткан. «Кил, кил», «Ай-яй-яй», «Бас әле» җырларында төшкән Тәслия әби шушы көннәрдә 85 яшен тутырган.

«Тәслия әбине таныйсыздыр... Ул Азнакай районының Карамалы Елга авылында яшәп ята. Аңа бу көннәрдә 85 яшь тулды! Ут кебек! Сөбеханалла. Күп сәлам әйтте», – дип язган Гүзәлем Телеграм каналында һәм күңелле очрашу мизгелләреннән видеолар куйган.

Видеолардан күренгәнчә, Салават, Гүзәлем һәм аларның кечкенә кызлары Мәдинә Тәслия әбигә көтмәгәндә-уйламаганда бер кәрҗин чәчәк бәйләме белән «бәләкәй генә күчтәнәч» (конверт) тотып кайтып төшәләр. Керә-керешкә үк: «Юбилеең белән...» – дип җырлыйлар. Тәслия әбиләре аларны кояш кебек балкып каршы ала, үз балалары кайткандай итеп, шатлана, кочаклый. Аннан алар утырып чәй эчәләр. Табын артында Тәслия әби: «Бөтенесенә, мине белгәннәргә, артистларга күп итеп сәлам әйтерсез. Исән булыйк, исән торыйк. Бергә җыелып кайтсалар, утырып чәй эчәсе килә шул артистлар белән. Бер ияләнешкәч, үземнең туган кебек инде менә сез», – дип сөйли.

Кунакларны озата чыккач, әби: «Ирләрегезне саклагыз берүк», – дип киңәш бирә. (Моннан өч ел элек Тәслия әбинең тормыш иптәше Язкәр бабай вафат булган, дип язган идек. Язкәр бабайны, шулай ук, Салават һәм Гүзәлемнең клиплары буенча шактый кеше йөзгә хәтерлидер әле.) Тәслия әби картлыкка бирешмәскә, тагын клипларда төшәргә вәгъдә итә.

Гүзәлнең Телеграм дуслары да Тәслия әбине юбилее белән котлый. Аңа исәнлек-саулык, озын гомерләр телиләр. «Күз тимәсен, ут кебек янып тора әбекәй. Озын гомерле булсын, аягында нык басып яшәсен», «Сау-сәламәт булсын, бәхетле гомерләр матур әбигә», «Карашлары бигрәк матур. Шундый җылы күрешү», «Сез бик «молодцы», «Бу әбигә карап торуы да күңелле. Кайтып килгәнегез өчен афәрин!» – кебек комментарийлар язганнар.

«Интертат» редакциясе дә бу сүзләргә кушыла. Тәслия әбигә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100