Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык»

Җырчы гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар хаҗ сәфәренә җыеналар дип язган идек инде. Әлеге шатлыклы вакыйга белән алар үзләре уртаклашкан иде. Менә ул көн килеп җиткән.

news_top_970_100
Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык»
"Татар-информ" архивы

«Безне югалтмагыз. Гомеребезнең иң зур сәфәре. Аллаһы йортына юл тоттык.

Бу елны Ул безне куннакка чакырды. Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Хаҗларыбызны кабул итсен. Амин.

Ихластан һәрберегезгә шундый ук бәхет насыйп булуын телибез!» – дип язган Гүзәлем телеграм каналында.

«Кабуллардан булсын хаҗларыгыз. Амин», «Хәерле юллар сезгә», «Уңышлы сәфәрләр», – дип, хәер-фатыйха биргән җырчының язылучылары.

Берәү әллә уйнап, әллә чынлап: «Анда да концерт куясызмыни?» – дигән.

Изге ниятләр белән ерак сәфәргә кузгалучы җырчы гаиләгә без дә хәерле юллар теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100