Татар эстрадасындагы парлы җырчылар Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар сәхнәдә чыгышларын туктаткан. Бу турыда Гүзәлем социаль челтәрдә хәбәр итте.
Гүзәлемнән бер тамашачысы: «Исәнмесез. Хәзер мәҗлесләр алып бармыйсызмы әллә?» – дип сораган.
Аңа Гүзәлем, җавап итеп:
Әйе, мәҗлесләрдә һәм сәхнә чыгышларын туктаттык. Иҗат икенче юнәлештә дәвам итәчәк, иншә Аллаһ. Әлегә без ял итәбез, – дип язган.