news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем әтисенең хыялын чынга ашырган

news_top
Гүзәлем әтисенең хыялын чынга ашырган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гүзәлем белән сеңлесе Миләүшә әтиләренең бик күптәнге хыялын чынга ашырганнар. Якын кешеләренең 55 яшьлек юбилеенда аңа онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткәннәр. Бу хакта Гүзәлем үзенең сәхифәсендә яза, күңелле мизгелләр белән уртаклаша.

«Әтигә бүген 55! 1 сәгать элек аның хыялы чынга ашты. Ә хәзер без якыннарыбыз белән генә кичке ашка җыелдык.

Әтиебезне инде бик күптәннән кечкенә самолетта очып карыйсы килә иде. Бүген шуны чынга ашырдык. Аңа, хәтта, аз гына руль тотарга да рөхсәт иттеләр.

Истәлеккә матур кадрлар ясадык. Бу бәхетле кешегә карагыз әле сез», – дигән җырчы.

Бу вакыйганың иң кызык мизгеле – Гүзәлемнең тормыш иптәше, җырчы Салават Миңңнеханов сторисларында. Ул бабасының җиргә төшкәч тә беренче эмоцияләрен видеога төшергән:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар