news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Хөснетдинова фаҗигадә үлгән сеңлесенең каберенә барган: «Мәңгегә 28...»

news_top
Гүзәл Хөснетдинова фаҗигадә үлгән сеңлесенең каберенә барган: «Мәңгегә 28...»
социаль челтәрләр

Блогер Гүзәл Хөснетдинова юл фаҗигасендә һәлак булган сеңлесе Лилияне искә ала. Ул аның туган көнендә зиратка барып, каберенә сеңлесе яраткан ак лилия чәчәкләрен куя...

«Гомергә 28… Лилек, синең бөтен сүзләреңне искә төшерәм, син хаклы булгансың. Сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, ләкин мөмкинлегем юк.

Бүген Латифа елады, бәбкәм… Без барыбыз да сине бик сагынабыз. Синең бу сүзләрне укымаячагыңны беләм, әмма язгач, миңа бу кайгыны кичерүе җиңелрәк», – дип яза Гүзәл үзенең блогында

Лилия Гафурова Чистайдагы «Хозур» хәләл кафесы җитәкчесе иде. Чистайдан тыш, башка шәһәрләрдә дә төрле бәйрәм-чараларга хәләл ризыклар белән өстәлләр әзерләү белән шөгыльләнде. 2022 елның җәендә авариягә эләгеп һәлак булды. Лилиянең Латифа исемле кызы ятимә калды. Ул хәзер әбисе һәм апасы Гүзәл Хөснетдинова тәрбиясендә үсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар