Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Хәсәнованың интервьюсында төгәлсезлек аркасында «Каенлы юл» авторларын бутадылар

«Каенлы юл» җырын Нур Әхмәдиев сүзләренә Зиннур Сафиуллин иҗат иткән. 90нчы еллар башында Асаф Вәлиевнең үзе гармунда уйнап башкарган бу җыры бик популяр иде.

news_top_970_100
Гүзәл Хәсәнованың интервьюсында төгәлсезлек аркасында «Каенлы юл» авторларын бутадылар
Гүзәл Хәсәнова
Фото: шәхси архивтан

Яшь җырчы Гүзәл Хәсәнованың Мослентага биргән әңгәмәсендә «Каенлы юл» җырын аның әнисенең туганнан туган абыйсы Наил Җаббаров язган дип аңлашыла.

– Сезнең тормышыгызда сез җырларын башкарган абыегыз нинди урын алып тора? – дип сорый журналист. 

– Аның исеме – Наил Җаббаров. Ул – әниемнең туганнан туган абыйсы. Илһам Шакиров үзе, тавышын ишеткәч, аңа зур иҗади киләчәк юраган. Аның тавышы искиткеч югары, беркем дә битараф калмый иде. Кызганыч, ул яшь килеш иртә китте.

Мин аның җырларын җырламыйм. Берсен генә җырладым. Ул «Каенлы юл» дип атала. Без туганым Ильяс белән балачакта ул җырны бик ярата идек һәм абыебыз истәлегенә аны яздырасы килде. Мин авторлар белән элемтәгә кердем, алар шатланып риза булды, – ди җырчы.

Гүзәл Хәсәнова башкаруында бу җыр рәсми ротациядән алынган. Җырчының сүзләренә караганда: «Яңа йолдызлар фабрикасы»нда җиңгәннән соң, без трекны барлык мәйданчыклардан алдык. Нигә? Чөнки мин аның белән зур аудитория алдында бүлешергә әзер түгеллегемне аңладым. Бу – бик шәхси мизгел», – ди. Шуннан чыгып, күп кенә сайтлар «Гүзәл Хәсәнова «Каенлы юл» җырын җырламый башлаган» дигән хәбәрләр чыгарды.

Әмма «Каенлы юл» җырын Нур Әхмәдиев сүзләренә Зиннур Сафиуллин иҗат иткән. 90нчы еллар башында Асаф Вәлиевнең үзе гармунда уйнап башкарган бу җыры бик популяр иде.

Үтүкне кушсаң, анда ул җыр яңгырый, диләр андыйлар турында. Димәк, җыр Наил Җабаровныкы була алмый?

Гүзәл Хәсәнованың администраторы белән элемтәгә кергәч, башта ул бу җыр турында, гомумән, берни белмәве турында әйтте. Соңыннан исә җырчының «минем абыем бик матур җырлый иде, бу җырны аеруча яратып башкара иде» дигән фикерен интервью алучы журналист бозып үзгәртеп биргән, дип шәрехләде.

Һәрвакыттагыча, журналистлар гаепле булып калды. Әмма без ачыклый алмадык – чыннан да журналистлар дөрес аңламыйча язганмы, әллә инде Гүзәл Хәсәнова нәрсәнедер ялгыш әйткәнме? Җырның авторларын бозу ярамас, дип, «Интертат» бу хакта язып чыгарга булды. 

Гүзәл Хәсәновага 29 яшь, ул Ульяновскида туган. «Новая Фабрика Звезд» йолдызы, аның «Двое» җыры былтыр «Шазам» һәм «Новое радио» хиты дип табылган иде.

Җыр барлык мәйданнардан алынса да, ул Интернетта бар. Гүзәл Хәсәнованың администраторы «без үзебезнең мәйданчыклардан алдык, безнеке булмаганнарда калды» дип аңлатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100