Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың яңа образы күпләрне шаккаттырган

Җырчы социаль челтәрдә яңа төрле образда төшкән фотолары белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Гүзәл Уразованың яңа  образы күпләрне шаккаттырган
https://vk.com/urazova_official

«Миңа килешәме бу образ? Яңа сезонда Илдар миңа «блондинка» буласың, ди. Чәчемне ун ел буятканым юк. Буятасым да килми. Болай гына, бәлки, «чёлка» ясап куйсам инде...» – дип икеле-микеле килеп, киңәш сорап язган Гүзәл.

Ә киңәш бирүчеләр байта-а-ак булган. Кайберәүләр Гүзәлне әлеге яңа образда бөтенләй кабул итә алмаган. «Әстәгъфирулла! Бигрәк куркыныч!»,  «Әллә ни әйтерлек түгел, ачуланмагыз, үзенчәлегегезне югалткансыз», «Килешми!», «Үзеңә охшамагансың болай», «Бозма чәчеңне, зинһар», «Буята күрмә чәчеңне тагын, Гүзәл. Әнә, Илдар үзе буясын соң!», «Сезнең мөлаемлык югала болай», «Монда табигый Гүзәл калмаган», «Ой, үләм, таш курчак! Сиңа Ходай табигый матурлык, сөйкемлелек биргән, балакаем. Шуны сакларга тырыш», – дип киңәшләрен биргәннәр.

Икенче беришләре яңа образны, гомумән, үзгәреп торуны, яңалыкка омтылуны хуплаганнар. «Курчак кебек булгансың! Бик матур», «Яңа сезонга үзгәреш кирәк инде, дөрес»,  «Без үзебезнең әлеге Гүзәлебезне яратабыз, әлбәттә. Ләкин продюсерга каршы килеп булмый. Ак чәчле Гүзәлне дә яратырбыз, ничек кирәк, шулай эшләгез. Кеше сүзенә карамагыз. Күз өйрәнә ул», «Миңа ошый. Шулай, төрлечә булырга кирәк. Бигрәк тә сәхнә кешесенә. Теләсәң, кире иске образга кайтып була ул», «Искиткеч!», «Гүзәл, сез ничек тә гүзәл», –  дип язганнар.

«Оксана Самойлова татарча вариантта», «Маша Распутина булган бит бу», «Азизага охшагансыз», «Гел Нәгыймова инде», «Әле генә Иркә куйган иде бер фото. Шундый ук макияж белән», – дип Гүзәлне әллә кемнәргә охшатучылар да булган. Хәтта берәү: «Якут кызына охшаган», – дип язып куйган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2022
    Исемсез
    достаточно симпатичная
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100