Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың уртанчы кызлары Камилла 4нче сыйныфны тәмамлады. Ул Казанның «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә башлангычны тәмамлау уңаеннан үткәрелгән кичәдә сыйныф җитәкчесе белән җыр башкарган.
«Вакыт шундыз тиз уза. Әле генә сабый идең, кызым. Класс җитәкчесе Алмазия Василовна белән бик матур җыр өйрәнгәннәр», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм видео куйган.