Бу турыда Татарстанның халык артисты үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.
«Гүзәл Уразова һәм Камилә Хәкимова. Охшаганмы?
Хәзерге вакытта Камилә Бардада (Перьм өлкәсенең Барда авылы – җырчының туган ягы – авт.) минем балачакны уйнап фильмда катнаша», – дип язган җырчы һәм, чагыштыру өчен, үзенең кечкенә чагындагы һәм кызының хәзерге аклы-каралы сурәтләрен янәшә куйган.
Фотоларга карап: «Нәкъ үзең!», «Игезәкләр кебек», «Копия!», «Ике тамчы су сыман», «Сезгә охшаган бердәнбер балагыз монысы бугай», – дип язган беришләре.
Ә икенчеләре исә: «Нәрсәгездер охшаган, кәнишне, ләкин мин аны күбрәк әтисенә охшатам», «Күзләре әтисенеке бит», «Камилә әбисенә бик охшаган төсле, ягъни, Гүзәл, сезнең әниегезгә», «Бу фотода Гүзәл ут кебек, ә Камилә тыныч, хәзерге заман баласы», – дип язучылар да булган.
«Шаккатмалы! Табигать буенча, әгәр кеше бу тормышта көчле, кирәкле, файдалы булса, балаларында кабатлана, диләр. Мин бу күренешкә шундый шат», – дип язып куйган берәү.
Фото: Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтыннан