news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың тавышы беткән

news_top
Гүзәл Уразованың тавышы беткән
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразова авырып киткән, аның тавышы карлыккан. Шул сәбәпле, Татарстанның Апас районындагы концертларын күчерергә туры килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

«Кадерле дуслар! Яңа гына Алабугада концертыбыз тәмамланды. Нәрсә әйтим?.. Иртәгә Апаста буласы концертыбызны күчерергә мәҗбүрмен, чөнки мондый тавыш белән җырлап булмый. Өч сәгать буена матур тавыш белән җырлап тору мөмкин булмаячак. Зинһар, аңлавыгызны сорыйм, чөнки мин тере тавышка  җырлыйм. Минем өчен бу – бик мөһим. Иртәгә күрешер идек, ләкин, авыру аркасында, концертларны май аена күчерәбез», – дип сөйли ул.

«Калган барлык концертлар график буенча булачак», – дип тә хәбәр итә Гүзәл Уразова.

Тамашачылар җырчыга тизрәк савыгуын теләгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар