news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова концертында көтелмәгән хәл булган

news_top
Гүзәл Уразова концертында көтелмәгән хәл булган
Татар-информ архивы

Гүзәл Уразованың Самара шәһәрендәге концертында көтелмәгән хәл булган. Җырчы бу хакта, кызык итеп, сторисларында сөйли.

Без бүген икенче көн Самарада, дуслар. Кичә сәхнәдә бер нюанс килеп чыкты. Мин бер урында бик тиз генә корсетны салып, пиджак киеп өлгерергә тиеш идем. Ә минем корсет салынмады, чөнки замогы ватылды, – дип сөйләгән җырчы. Ләкин җырчы югалып калмаган, ситуациядән чыгу юлын тапкан. – Корсет өстенә пиджак киеп чыгарга туры килде, – дип көлгән ул.

Бүгенге концертлары алдыннан җырчы җиңел сулаган, чөнки Самарадагы бер алтын куллы тегүче тиз арада җырчының корсетына яңа замок куеп китергән.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 февраль 2024
    Исемсез
    Фикерегезне карап чыккач кына куябыз"- дисез. Сезгә башка язарга кирәкми. Мактап язсаң куясыз инде алай булса.
  • 25 февраль 2024
    Исемсез
    Кызык мени мондый "хәбәр" , кемгә кирәк? Димәк, бөтен нәрсәсе ясалма. Реклама дисәң - бу реклама аны бизәми.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар