
Иҗади гаилә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның кече кызлары Ариана калганнардан үз холкы белән аерылып торадыр, мөгаен. Видеоларда ул әти-әнисен дә ачуланып ала, эш кушуларына да канәгатьсезлек белдерә.
Яңа видеода күренгәнчә, бу юлы Ариана чын-чынлап яза белмәвенә карамастан, блокнотка проблемаларын язып куйган.
Ул әнисенә килеп, блокнотын күрсәтә.
– Нәрсә ул синең?
– Менә шундый проблемалар инде.
– Ә бөтен проблемаларыңны яздыңмени?
– Минем туган көнем проблемаларын хәл итәргә кирәк.
Шул арада ул әтисенә мөрәҗәгать итеп, туган көненә дә чакыра.
«Синең бит туган көнең февральдә. Кит әле, кем җәй көне туган көн уздыра?» – ди Илдар Хәкимов, көлеп.