news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың башкортча җыры дөньядагы хитлар исемлегенә эләккән һәм 1нче урында

news_top
Гүзәл Уразованың башкортча җыры дөньядагы хитлар исемлегенә эләккән һәм 1нче урында
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәл Уразова Уфа шәһәре мэры Ратмир Рафилович Мәвлиевнең «Өфә йүкәләре» җырын башкару тәкъдимен кабул иткән. Шулай итеп, Уфаның юбилеена бүләк әзер. Әле алай гына да түгел, Гүзәл Уразова башкаруындагы башкорт телендәге бу җыр «Яндекс»та дөнья «топ-чарты»на эләккән һәм 1нче урында тора.

«Ратмир Рафилевич, сезнең инициатива белән яздырдык. Без чит ил җырлары гына түгел, безнең җырларның да – «Өфә йүкәләре» – «топ»ка эләгә алуына шатбыз. Сезнең планнар һәм проектлар гамәлгә ашсын. Без сезне хупларга һәрвакыт әзер!» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Тамашачы җырчының башкорт телендәге җырын хуплап алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар