Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың «башка җырларга охшамаган» җыры чыккан – «Моңсуланды күңел»

news_top_970_100
Гүзәл Уразованың «башка җырларга охшамаган» җыры чыккан – «Моңсуланды күңел»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гүзәл Уразованың чираттагы яңа җыры чыккан. Ул аны социаль челтәрләрдә тәкъдим иткән.

«Премьера: «Моңсуланды күңел». Бу җырның аранжировкасына – 6 ел, көенә – 2 ел, сүзләренә – 1 ел. Ул бүгенге көнне көткән, күрәсең. Бик үзенчәлекле, башка җырларга охшамаган, дияр идем. Сезгә ничек соң? Фикерләрегезне языгыз әле, зинһар. Безнең өчен бик мөһим.

Дәвлиян көе, Миля Әфләтунова сүзләре, Артур Җамалетдинов аранжировкасы», – дип игълан иткән җырчы.

Җыр Гүзәлнең виртуаль дусларына ошаган. «Шәп», «Бик харизмалы җыр», «Тормышчан», «Искиткеч», «Бик матур, ятышлы, сезнең стильдә», – ише комментарийлар язганнар.

«Чынлап та, яңа төрле. Һиндстан белән Европа синтезы килеп чыккан төсле. Соңгы арада җырларда да плагиат күп, алайса. Авторларга афәрин. Гүзәл, сезнең турында әйтеп тә тормыйм. Каз тәннәре чыгара торган тавыш», – дип язучы да булган.

Ләкин, бу җырның бер үзенчәлеген дә тапмаучылар да очраган. «Бөтен җырлар бертөрле була башлады», «Нигә генә» җырына бик охшаган», – дигәннәр.

Җыр фонындагы фотога ишарәләп, бик игътибарлы берәү: «Фотода «моНсуланды» сүзендәге хатаны төзәтегез әле», – дип сораган. Чынлап та, «моңсулану» сүзе «ң» хәрефе белән язылуы мәгълүм бит. Татар телендәге сүзләрдә мондый хаталар җибәрү – аянычлы хәл, әлбәттә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100