news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованы хастаханәдән чыгарганнар

news_top
Гүзәл Уразованы хастаханәдән чыгарганнар
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы хастаханәдән чыгарганнар. Җырчы сторисларында өйгә җыенганын күрсәтә. Аны тормыш иптәше Илдар Хәкимов каршы алган.

«Хәерле кичләр булсын, кадерлеләрем. Бүген, Аллаһка шөкер, мине хастаханәдән чыгардылар. Рәхмәт изге теләкләрегез өчен! Миңа авыр чакта ышаныч, көч бирдегез. Күп дусларыбыз шалтыратып, хәлемне белеп, ярдәм кулы суздылар. Беренче көннәрдә телефонны кулыма да ала алмадым. Хәзер инде хәлем яхшырып килә. Мин сезне яратам. Тормышымны яратып яшим», – дип язган ул.

Гүзәл Уразованың Мәскәүдә операция кичерүе хакында язган идек. Җырчы үзе шәхсән кайсы җиренә операция ясатуын әйтмәсә дә, караватына беркетелгән язудан Гүзәлнең пластик хирургия бүлегендә ятуы аңлашылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар