Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованы базарда танымаганнар

news_top_970_100
Гүзәл Уразованы базарда танымаганнар

Җырчы Гүзәл Уразова Телеграм каналында, беренче альбомын яздырып, сәхнәгә аяк басып килгән, әле үзен беркем дә танымаган вакытларны искә алган. 

«Минем беренче альбом. Кемнәр хәтерли бу җырларны? Альбомны чыгарырга вакыт җиткәч, нишләптер, 13 җыр тупланды. Миңа диск чыгаручы кызлар: «Гүзәл, 13 саны әйбәт түгел бит, бәлки, берәр җыр өстәрсең яки бер җырны кертми калдырыйк», – диләр... Минем башка яңа җырым да юк иде, булганын да калдырасым килмәде. «Әй, – минәйтәм, – барысын да чыгарабыз», – дидем. Җомга көнне 13 җырлы альбомым чыкты. Бик уңышлы альбом булды ул минем өчен ул вакытта, белсәгез.

Илдар белән Бардага кайтып барганда, Ижау базарына кереп чыккан идек. Анда кая карама, бөтен колонкалардан минем җырлар уйный. Ә мин носки-трусик алып йөрим. Мине берсе дә белми дә, танымый да иде», – дип хатирәләрен яңарткан җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100