Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага юри генә «Башкортстанның халык артисты» исемен биргәннәр, ә халык ышанган

news_top_970_100
Гүзәл Уразовага юри генә «Башкортстанның халык артисты» исемен биргәннәр, ә халык ышанган
социаль челтәрләр

Уфадагы концертлары вакытында Гүзәл Уразовага фанаты, блогер Тайфун Курултаевич «Башкортстанның халык артисты» исемен «биргән». Кызык хәл турында Гүзәл социаль челтәрләрдә яза.

«Хәлне алды көлдереп. Ни булды дип торам. Тайфун Курултаевич сәхнәгә килеп менде дә, мактаулы исем биреп төшеп китте. «Халык знает» версиясе буенча Гүзәл Уразова – Башкортстанның халык артисты», – диде. Шаяру булса да, күңел булды» – дигән Гүзәл Уразова.

Мактаулы исемне юри генә биргәннәр бирүен дә, ә халык ышанган. Җырчының бу посты янында бихисап күп котлау сүзләрен күрергә мөмкин.

«Котлыйм, Гүзәл. Инде Россиянекен бирсәләр дә ярый сиңа. Яратам, хөрмәт итәм»;

«Гүзәл, син инде күптән халыкныкы бит. Котлыйбыз сезне»;

«Кем кем, әмма безнең Гүзәл Уразова бу исемгә чыннан да лаек»;

«Куанычын күр, күптән кирәк иде», – дип яза аңа тамашачылары.

Бер төртмә телле хейтеры да җырчы чыннан да «халык артисты» исеме алган дип аңлаган. «Под фанеру поет и мактана. На лапу кому-то дала и хвастается. Ты все уколы с лица сними и увидим какая ты на самом деле», – дип, русчалы-татарчалы комментарий «сырлаган» ул аңа.

Җырчы да җавапсыз калмаган. «И, яратам да инде минем өчен шул кадәр вакыт сарыф итеп, сөенеп яшәгән кешеләрне. Балакаем, укырга да өйрәнмәгәнсең бит, башта кереп, постын укып чык әле», – дип язган аңа каршы Гүзәл Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100