Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага виртуаль дуслары: «Уф, ярый әле сезне журналистикага алмаганнар...»

news_top_970_100
Гүзәл Уразовага виртуаль дуслары: «Уф, ярый әле сезне журналистикага алмаганнар...»
https://vk.com/g.urazova?z=photo200858043_457239772%2Fphotos200858043

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быел 20 еллык юбилей концертлары белән гастрольләрдә. Иҗади гаилә моңа бик күптән һәм бик ныклап әзерләнде. Шушы көннәрдә генә алар Мәскәүнең Кремль концертлар залында чыгыш ясадылар. Социаль челтәрләрдәге видеолардан, комментарийлардан күренгәнчә, тамашачы тамашадан «в восторге». Гүзәл үзе дә канәгать сыман шикелле. Мәскәүдәге концерттан соң, җырчы Телеграм каналында хис-кичерешләрен язган, рәхмәтләрен җиткергән, иҗат юлының беренче адымнарын да искә алган.

«20 ел  сезнең белән! Бу – чыннан да безнең өчен бик кадерле еллар. Ә бит Илдар белән беренче концертларыбызны без «Жигули» машинасына прицеп тагып башлаган идек. Рәсәйнең милләттәшләребез яшәгән һәр почмагына барып җитәргә тырыша идек. Хөрмәтле президентыбыз Рөстәм Нургали улы «Татарстанның халык артисты» исемен тапшырганда миңа сүз биргәч, сүзләремнең ахырында, үзем дә сизмәстән: «Служу татарскому народу», – дип әйттем. Бу – минем хезмәт, бу – минем язылган язмышым. Бәлки, мине журналистика факультетына алган булсалар, мин яхшы журналист булыр идем (Гүзәл Уразованың Казанга журналист булу хыялы белән килүе мәгълүм. – авт.). Алмадылар шул, «икенче елга килерсез» диделәр. Ләкин мин икенче елга килә торган кеше түгел. Мин аның өчен тумаган.

Бүгенге хәлатемә Аллаһыма рәхмәтем. Нинди генә кыенлыклар булса да, аңа ышандым һәм дога кылдым. Мин «мин» булмас идем, янымда мине яраткан, безнең гаиләбезнең башы, ирем – Илдар Хәкимов булмаса. Стратег, көчле продюсер, уңган оештыручы һәм иң мөһиме: ышанычлы, тугры гомер юлдашым. Гаиләм, балаларым, әти-әниләремә рәхмәт. Безнең команда зур, төркемебездәге 18 кешенең һәрберсенә рәхмәт әйтәсем килә.

Кирәк: дөрләргә, янарга, яшьнәп, яшьнәтеп яшәргә», – дигән җырчы.

Гүзәлгә һәм аның гаиләсенә карата биһисап күп җылы эчтәлектәге комментарийлар язганнар виртуаль дуслары. «Әфәрин, Илдар – Гүзәл!», «Син – татарның иң популяр җырчысы бүгенге көндә», «Сокланабыз, яратабыз, концертларыгыз искиткеч», «Уф, ярый әле сезне журналистикага алмаганнар. Мондый матур тавышны, күркәм гаиләне күрмәгән булыр идек», «Язмышыңда уңышларың җырчы буларак язылган булган», «Бик зур тырышлык, бик югары хезмәт!» – дип бәяләгәннәр җырчы гаиләнең иҗатын.

Шулай да матур комментрийлар арсында, гадәттәгечә, ямьсезе да бар: «Фу, кыйланчык», – дип, килештермәгән берәү. Моңа җавап итеп: «Көнләшмә, булдыра бит!», «Кеше тырыша, гаиләсе менә дигән! Мактанырлыгы бар», – дип, яклаган Уразованың тугры тамашачысы.

Фото: Гүзәл Уразованың Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100