Гүзәл Уразова каядыр барышлый туктап, җимешләре кызарып пешкән миләшкә сокланган һәм җимешен дә татып карарга булган.
Ул башта, җырлап, миләшнең «хәлен белешә, зарларын сорый». Аннары җимешләрен «баллы» дип ашый, соңыннан «әче-е-е» ди.
«Миләш әчесенә генә түзеп була инде. Аллаһка шөкер, тормышың татлы кебек. Матурым, бәхет телим, балаларыгыз бик матурлар, Илдар белән икәүләп, мәхәббәттә үстерегез»;
«Миләш әчи ул, кошлар ашап, исереп, агачтан егылып төшәләр», – дигән комментарий да бар.