Гүзәл Уразовага ире Илдар Хәкимов кара матур күлмәк бүләк иткән. Җырчының ире хатынына, килешле күлмәгенә соклануын белдерә.
- Матур күлмәк алдым, килешәме? «Кукла» булган бит. Кемнең «курчагы» икән?
– Оялтасың бит! Матур зал.
- Зал матур, сүз дә юк. Сүзне икенчегә борма әле, сүз синең турында бара бит.
Видеоны караучылар Илдар белән килешкән. «Курчак инде, синең курчагың», – дип, комментарийлар калдырганнар. Шулай ук аяк киеме күлмәк белән килешле булмавын да искәрткәннәр.