Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага гаҗәеп бүләк биргәннәр: «Мондый ашый торган букет биргәннәре юк иде»

news_top_970_100
Гүзәл Уразовага гаҗәеп бүләк биргәннәр: «Мондый ашый торган букет биргәннәре юк иде»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Гүзәл Уразова: «Мондый ашый торган букет биргәннәре юк иде»

Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсенә тамашачысы биргән букет белән төшкән фото куйган. 

«Әле мондый зур, ашый торган букет биргәннәре юк иде. Чаллыда бүләк иттеләр. «Бер атна ясадым», – ди балакаем», – дип язган җырчы.

«Искитмәле! Хәзер талантлы, сәләтле һәм юмарт кешеләр күп. Гүзәл, син бу бүләккә лаек»;

«Менә бу – тамашачының Гүзәлне һәм аның гаиләсен чын күңелдән яратуын, хөрмәт итүен күрсәтә. Молодец, Гүзәл! Сез яратуга, хөрмәткә лаек», – дип сокланган иҗади гаиләне күзәтеп баручылар.

«Ата-анасыз калган балаларга бүләк итегез», «Үз бүләкләрегезне мохтаҗларга, балалар йортларына тапшырыгыз», – дип тә киңәш бирүчеләр бар.

«Мондый букет белән стоматологиягә сертификат та кирәк инде», – дип язган берсе, уены-чыны белән.

 

Фото: © Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100