Җырчы Гүзәл Уразова «Яшәргә дә яшәргә» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Эчемдә ут яна, беркемгә дә сөйли алмыйм. Үз хәлемне үзем генә беләм, – дип язган җырчы башта, һәр кешенең дә тормышында авыр чаклар булуын искәртеп. – Кемгә ошады бу җыр, дусларым? Тормышта төрле хәлләр булган чагында да күңелләрне күтәрә торган җыр, минемчә. Килешәсезме?» – дип тә сораган ул.
«Шәп җыр. Тыңларга рәхәт. Искиткеч тавыш», «Бик матур җыр, Гүзәл Әскәровна. Яңа хит булачак», «Түземсезлек белән көттек. Бик матур, мәгънәле җыр», «Сезнең җырлар гел яшәргә көч биреп торалар, яратырга, елмаерга өйрәтәләр», – дип бәя бирәләр җырчының яңа иҗат җимешенә дуслары.
Тик, кызганыч, Гүзәл Уразова шундый матур җырның авторларын күрсәтмәгән.