news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан татар киленнәренә өч киңәш

news_top
Гүзәл Уразовадан татар киленнәренә өч киңәш
Видеодан скриншот

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова татар киленнәренә 3 төп киңәшне биргән, дөресрәге 3 төп «тиеш».

«Татар килене, иң беренче чиратта, үзенең ирен яратырга тиеш. Икенче чиратта, нык тәмле итеп ашарга пешерергә тиеш. Өченче чиратта, күп сөйләнмәскә тиеш», – дип сөйли артист видеода.

Бу киңәшләргә карата язылучылары төрле комментарийлар язып калдырган. «Хатын-кыз беркемгә, берни тиеш түгел», «Беренче чиратта хатын-кыз бәхетле булырга тиеш» дигән фикерләр еш очрый.

«Күп сөйләнмичә булмый, әмма ашарга тәмле пешерәм һәм иремне яратам», – дип язган Лилия исемле язылучысы.

«Дөрес әйтәсез, кызганыч, хәзер андый киленнәр сирәк. Тыйнаклык бетә башлады», – дигән Илнар Баязитов. Аңа җавап итеп «Эзләгән – табар, ди», – дип комментарий калдырган Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар