
Гүзәл Уразованың «Роза гөлем» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Миннән еш кына, ак розалармы, әллә кызыл розалар яратасыңмы?» – дип сорыйлар. Мин «гомумән чәчәк бүләк иткән кешеләрне яратам» дип җавап бирәм. Чәчәкләр – мәхәббәт билгесе. Мәхәббәттә яшәгез!» – дип яза җырчы.
«Аллы-гөлле, хуш исле
Сиңа гөлләр өзәм.
Бик күрәсем килсә дә,
Сагынуга түзәм.
Син – минем роза чәчәгем,
Син – минем роза гөлем,
Син минеке, минеке, дип
Җырлый күңелем...»