news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Юллар сызам, бозам, кире сызам. Ялгышлардан ныгыйм кабаттан»

news_top
Гүзәл Уразова: «Юллар сызам, бозам, кире сызам. Ялгышлардан ныгыйм кабаттан»
Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәл Уразова тормышчан җырының премьерасын тәкъдим итте. «Юллар сызам» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларда чыкты.

«Мин дә сезнең кебек. Юллар сызам, бозам, кире сызам! Ялгышлардан ныгыйм кабаттан», – дип язган җырчы.

Җырның авторлары – Айгөл Нуриева, Дилүс Шәйхразиев.

«Бәгырьләргә үтеп керде бу җырыгыз. Сүзләр артык. Бик матур! Концерт вакытында ук рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдым»;

«Көе дә, җыры да тормыш турында»;

«Татар эстрадасында һәрдаим үз өстендә эшләүче бердәнбер артист, дисәм, һичшиксез ялгышмам. Үзенә баскычлар куеп, акрын гына зур үрләргә менә»;

«Искитмәле бик матур җыр, нинди моңлы тавыш»;

«Искиткеч чибәр, сезгә карап сокланып туеп булмый. Саулык, иҗади уңышлар сезгә! Бик моңлы җырларыгыз белән шатландырасыз безне»;

«Рәхмәт, Гүзәл апа! Авыр вакытта стимул бирде миңа бу җыр», – дип, күпсанлы рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр юллаган җырчының иҗатын күзәтеп баручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар