news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова яшьлек турында яңа җырын тәкъдим итте

news_top
Гүзәл Уразова яшьлек турында яңа җырын тәкъдим итте
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразованың «Яшьлекнең төсләре» дигән чираттагы матур җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. 

«Кояш кыздыра башлады бит, язның шундый ямьле көнендә яңа дәртле җырымны тәкъдим итәм әле сезгә. ⁣⁣⠀⁣⠀
Бакчада казынасыздыр, магнитофонның тавышын катырак ачып, күршеләрегезнең дә күңелләрен күтәрергә онытмагыз. Әйдә, быелгы җәйне шундый кәефләр белән каршы алыйк әле», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге битендә.⠀

Җырның авторлары – Риназ Фазлыйәхмәтов,⁣⁣ Айгөл Вәлиуллина сүзләре⁣⁣.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар