news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Ярар, шаулама, тиздән китәрбез»

news_top
Гүзәл Уразова: «Ярар, шаулама, тиздән китәрбез»
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Иҗади гаилә Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова балалары белән 2 атна Таиландта ял итте. 22 гыйнварда иртән Казанга очарга тиеш булганнар, тик рейсны тоткарлаганнар, алар кабат диңгезгә әйләнеп кайткан.

«Диңгез белән сөйләшәм, «ярар, шаулама, тиздән китәрбез» дигән булам. Диңгез белән саубуллашкан идем инде, тик шулай тиз очрашырга уйламаган идем», – дип сөйли җырчы видеода.

Соңрак җырчы шатлыклы хәбәре белән бүлешә. Рейсны озакка тоткарламаганнар, алар аэропортка ашыга.

«Казанга кайтасы килә. Алда 10,5 сәгать очыш көтә. Яңа планнар, яңа идея һәм яңа сулыш алып кайтам», – дип хәбәр итә артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар