news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова янына сәхнәгә менгән малай елап җибәргән

news_top
Гүзәл Уразова янына сәхнәгә менгән малай елап җибәргән
видеодан скриншот

Узган атнада Мәскәүдә Гүзәл Уразова һәм аның тормыш иптәше Илдар Хәкимов концертлары узган иде. Гүзәл Уразова чыгышларыннан бик кәнәгать калганга охшап тора. «Мәскәү, сез үзегез дә беләсез! Бу – онытылмаслык булды», – дип язып, җырчы башкаладагы тамашалардан видео күрсәтте.

Гүзәл Уразованы олылар да, бәләкәйләр комплиментларга күмә. Мәсәлән, бер мәктәп укучысы сәхнәгә чәчәк бирергә күтәрелгәч, Гүзәл Уразованы: «Сез – просто пушка-бомба», – дип гаҗәпкә калдыра.

Тагын бер малай исә, сәхнәгә менгәч, каушап кала. Җырчының: «Исемең ничек?» – дип сораганына җавап бирә алмыйча, ул үксеп елап җибәрә. Гүзәл кочагына алып тынычландырганнан соң гына, бу егет исемен әйтеп, яраткан җырчысына бүләген тапшыра алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар