news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова усал комментарий язучыга җавап биргән

news_top
Гүзәл Уразова усал комментарий язучыга җавап биргән
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа сезонга әзерлек барышын күрсәтте. Анда аның ире – җырчы Илдар Хәкимов та бии. Иҗади гаиләне күзәтеп баручылар Илдарның шаярып биюен ошаткан, хәтта «күз тимәсен өчен төкереп карадык» дип тә язалар.

Гүзәл Уразова Илдар Хәкимовның сәхнәдә биергә ризалашмавы турында концертларда да әйткәне бар. Яңа сезонда ул әллә чынлап биергә җыена, әллә шаяра гына – тамашачы концертларда беләчәк инде.

Әмма артистларның җырлы-биюле «рәхәт тормышы»ннан көнләшүчеләр һәм дә яратмаучылар да үз фикерләрен калдырган.

«Иртән сәгать 4тә фермага озатасы иде үзләрен сыер саварга. Тормышның кадерен белерләр иде. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фонограмистлары», – дип усал комментарий калдырган берсе.

«Без йокламыйбыз. Сыерын да сауган, көтү дә көткән. Җиң сызганып, 2 капчык шикәр өчен колхоз басуында җәй буе 4-5 гектар чөгендерен дә эшкәрткән. Тишек сетка тотып, талонга ипигә дә йөргән. СССРда «знак качества» белән туып-үскән балалар без. Килешәсезме?» – дип җавап язган Гүзәл Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар