«Ну, ул әзер. Сез заказ бирдегез, без яңа сулыш бирдек. «Оча күрмә» җырын үзем 4 көн машинада тыңлап йөрдем. Сезгә дә ошар, дип уйлыйм», – дип язган җырчы.
Әлбәттә, җырны халык ошаткан, тик яңа образдагы бармак саен берничә йөзекне, кулдагы һәм муендагы чылбырларның күплеген генә аңлап бетерә алмаган. «Яңа җыр тәкъдим итү булдымы, әллә бизәнү әйберләрен рекламалаумы?» – дип аптыраганнар.
«Ялгыш юллар сайласаң,
Пар канатсыз каласың, кошлар белән.
Юлларын күргәннәргә,
Ярата белгәннәргә бәхет көлә…
Юлларын сорамыйм,
Очмыйча торалмый күңел генә…
Күңелем тулы яра,
Янган утка таба оча күрмә...»