Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова ябыккан

news_top_970_100
Гүзәл Уразова ябыккан
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Игътибар итсәгез, җырчы Гүзәл Уразова соңгы вакытта бик нык ябыкты. Тамашачылары да моны күрә, сизә.

Дүртенче баласын алып кайтканнан соң, ул әзрәк килограммнар җыйган иде, хәзер кабат үз хәленә кайтты, ә бәлки, элеккеге чагыннан ябыграктыр да әле. Гүзәл үзе бүгенге халәтеннән бик канәгать күренә болай. Тамашачылары, социаль челтәрдә язылучылары арасында да аның буй-сынына сокланып язучылар байтак икән. Ләкин араларында Гүзәл өчен борчылучылары да бар.

«Гүзәл, сездә анорексия башланган бит инде, бер дә килешми болай. Картайта, 4 бала анасы мондый кием кими», – дип, тәнкыйтьләгән аны берәү.

– Үземнең тарафка күпме комплементлар ишетәм. Бик зур рәхмәт сезгә, нык «приятно». Бөтенесе: «Сез нәрсә, ашамыйсызмы әллә?» – диләр. Ничек инде ашамыйм, минәйтәм, табасы белән ашыйм, – дип сөйләгән Гүзәл сторисларында, бер таба яшелчә, җиләк-җимеш күрсәтеп.

«90-60-90 хәзер анорексия дип атала икән», – дип өстәп язып та куйган җырчы, үзенең үлчәмнәре белән мактанып.

Дүрт бала әнисенең мактанырлыгы да бар бит, әйеме? Йә, ничек уйлыйсыз, килешәме болай Гүзәлгә?

Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100