Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова хейтерларына: «Нигә керәсез сез анда, шулкадәр мине күралмагач?»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова хейтерларына: «Нигә керәсез сез анда, шулкадәр мине күралмагач?»
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразовага социаль челтәрләрдә бик күп тискәре сүзләр, негатив килеп ирешкән. Хейтерларына җавап итеп, җырчы Телеграм каналында болай дигән.

«Мин элек, бу социаль челтәрләрдә бигрәк усал кешеләр утыра, дип уйлый идем. 6-7 яшьлек балага (кызы Камилә белән дуэт җырлагач. – авт.) «җырлый белми», «корейка», «тавышы юк» дип, теләсә нәрсәләр яза иделәр. Ул «чәчәкләре» генә булган икән...

Менә хәзер минем «ВКонтакте» төркемендә бөтенләй «треш»! Әстәгъфируллаһ! Нигә керәсез сез анда, шулкадәр мине күралмагач? Бер җирләреннән уйлап чыгарып әллә ниләр язып бетерәләр! «Фантазер»лар бәйгесендә беренче урын сезнеке булыр иде, кәнишне. Уф-ф, хушыгыз минем биттән, диясе килә», – дип язган җырчы хис-кичерешләрен.

Бактың исә, Гүзәл Уразова уртанчы кызы Камилә белән «Яңгыр» җырын дуэт итеп башкаргач та, бик күп тискәре комментарийлар килгән булган. Имеш, бала җырлый белми, тавышы юк һәм башкалар... Ул чагында әле кечкенә Камилә «миннән кеше көләр» дип, зур сәхнәгә чыгарга киреләнеп тә торган. Болар, билгеле, әни йөрәгендә уелып калган.

Ә хәзер Гүзәлнең үзенә «ташланганнар» булса кирәк. «ВКонтакте»да Уразова төркеменә күз салган идем. Анда җырчының соңгы фото-видеолары астында бик күп санлы җылы комментарийлар арасында мондыйлары да байтак икән: «Тонна-тонна макияж сөртеп кеше алдына чыга да, син болай, бизәнми-ясанмыйча кеше алдына чыгып кара! Мондый макияж белән минем 85 яшьлек әни дә 45 яшьлек кебек була», «Дүрт бала әнисе, кыска шортик киеп, үзен күрсәтә бөтен галәмгә!..» һ.б. һ.б.

Дөрес, болай итеп язучыларга каршы җавап бирүчеләр, җырчыны яклап чыгучылар да күп. Мәсәлән, Гүзәлнең Телеграм дуслары бертавыштан «ВКонтакте»дагы әлеге түбәнсетеп язучыларга, тәнкыйть сүзләренә игътибар бирмәскә, йөрәккә якын алмаска киңәш иткәннәр.

Фото һәм видео Гүзәл Уразованың Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100