news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова хастаханә юлында йөри: «Тикшерделәр, яшисең әле, диделәр»

news_top
Гүзәл Уразова хастаханә юлында йөри: «Тикшерделәр, яшисең әле, диделәр»
Социаль челтәрләр

Җырчы Гүзәл Уразова профилактика максатыннан гына анализлар тапшырган булган. Ләкин анализ нәтиҗәләре кәнәгатьләнерлек булмаган, ахры, җырчыга табибка күренергә киңәш иткәннәр.

«Беркөнне кереп, сәламәтлекне тикшерик әле дип, анализлар биреп чыккан идем. Анализларның нәтиҗәләрен электрон почтага җибәрделәр. Табибта тикшеренергә, тагын бер кат анализлар тапшырырга куштылар. Киттем әле мин клиникага. Үзегезне карагыз, дуслар. Сәламәтлек барыбызга да кирәк. Үзең карамасаң, синең сәламәтлегеңне берсе дә карамый», – дип сөйләгән иде ул.

Табибтан чыккач Гүзәл Уразова: «Тикшерделәр, карадылар. Дәвалану билгеләделәр, яшисең әле, диделәр», – дип хәбәр иткән үзе өчен борчылып торучы дусларына.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2023
    Исемсез
    Яшэргэ язсын,балалар шатлыгын курергэ,халыкка озак еллар хезмэт итэргэ язсын эле
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар