Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Хәния Фәрхи репертуарыннан булган «Дусларга» җырын яңарткан

Моннан берничә еллар элек Хәния Фәрхи тарафыннан башкарылган «Дусларга» җыры – янәдән музыкаль мәйданнарда. Әлеге җырга Гүзәл Уразова яңа сулыш өргән.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова Хәния Фәрхи репертуарыннан булган «Дусларга» җырын яңарткан
"Татар-информ" архивы

«Беркем дә аның җырларын аңардан матуррак башкара алмас. Аның тавышы, моңы, ягымлылыгы безнең күңел түрләренә керде һәм мәңгегә калды. Үзенә генә хас «фирменный», беркемнекенә дә охшамаган тавыш аңарда гына иде. Сәхнә түрләрендә иң затлы мәрҗән кебек балкып, нур чәчеп торыр иде үзе.

Үзең киттең, җырың калды. Мәңге сүрелмәс илаһи моңың, балкып торган нурлы йөзең әле дә барыбызның күз алдында тора. Онытылыр димә, Хәния апа! Онытырлык түгел сине.

Синең һәйкәлең янында басып торганда, яңгыр туктап, кояш чыкты да йөзеңне яктыртты. Яңгырдан калган тамчылар бит очыңнан тәгәрәп төштеләр. Минем дә күзләремә яшьләр килде. Җырла, Гүзәл, дигән кебек, моңсу елмаеп озатып калдың. Оҗмах түрләрендә рухың шат булсын, Хәния апа. Синең якты истәлегеңә багышлап җырлыйм. Бергәләп җырлыйк, дусларым, бу җырны! «Дусларга» дип атала, сез дусларыма җырлыйм. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда.

Җырның сүзләре һәм көе авторы – Татарстанның халык артисты Зифа апа Нагаевага чиксез рәхмәтләремне белдерәм», – дип язган җырчы Телеграм каналында.

«Афәрин, Гүзәл, Хәния апаны онытырга ярамый», «Супер тавыш, маладис! Хәниябезнең урыны оҗмахта булсын. Мәңге онытмабыз», «Рәхмәт, Гүзәл. Аның җырларын ишетү күңелгә рәхәт», «Хәнияне ишеткән кебек тоелды», «Элеккеге җырларга бөтенләй яңа сулыш биргән җырчыларга мең рәхмәт. Вакыт туктамый алга чаба. Ул җырлар әле күп еллар сәхнәләрдә һәм күңелләрдә яңгыраячак Алла теләсә», «Хәния апабыз өстән карап, сөенеп, горурланып торсын», – кебек, бик җылы эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар Гүзәлнең виртуаль дуслары.

Әлбәттә инде, чагыштыруларсыз гына да булмаган: «Гүзәл, үзең дә бик матур җырлыйсың, Хәниядән бер дә калышмыйсың», «Сәхнәдә үзеңне тотуың, җырларны матур итеп башкаруың, үзеңнең кояш шикелле балкып торуың белән Хәния Фәрхине искә төшереп торасың син, Гүзәл. Юк, юк, синең үз урының, үз стилең, сездә кабатланмас моң, киемнәр...», «Иң лаек алмаш!» – дип язучылар булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100