Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Хәния Фәрхи белән соңгы сөйләшүе турында: «Күрешеп булмый инде, диде»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова Хәния Фәрхи белән соңгы сөйләшүе турында: «Күрешеп булмый инде, диде»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Тәтешле аша узып барышлый мәрхүм җырчы Хәния Фәрхинең музеена кереп, аның яңа ачылган һәйкәлен күреп, сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина белән күрешеп чыкканнар. Гүзәл хатирәләргә бирелгән, Хәния Фәрхи белән соңгы тапкыр сөйләшүләрен исенә төшергән. Бу хакта ул телеграм каналында яза. 

«Сонгы тапкыр Хәния апа миңа шалтыратканда: «Гүзәл, сәлам, хәлләрегез ничек, кайларда йөрисез? Эх, күрешергә иде, күрешеп булмый инде», – диде. «Хәния апа, нишләп алай дисең, күрешәбез әле, Аллаһы боерса», - дидем. 
«Мин бит сезне яратам, кунакка килегез әле, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз», - дип кунакка чакырды. 

Озак сөйләштек без аның белән. Күңелендә булганын сөйләде миңа. Хушлашып шалтыратуы булгандыр, күрәсең. Урының оҗмах түрәләрендә булсын, Хәния апа. Син мәңге безнең йөрәкләрдә!» – дип яза Гүзәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100